Буген Азнакай шәһәренең 7нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбендә педагог-психологлар катнашында “Агрокласс” проектын тормышка ашыруга багышланган районкүләм семинар-әңгәмә булып узды.
Әлеге проект авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең абруен күтәрүгә, мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар белән һөнәр сайлау буенча эшчәнлек алып баруга юнәлтелгән.
Проект “2014 -2020 елларда Татарстан Республикасында эшче һәм инженер һөнәрләрен папулярлаштыру” программасы кысаларында тормышка ашырыла.