Көзге игелек атнасы "Күркәм башлангычлар көне"ннән старт алды

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Буа "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре "Күркәм башлангычлар көне" акциясендә катнашты.

Акция кысаларында 56 социаль хезмәткәр өлкән яшьтәге гражданнарга хуҗалык буенча ярдәм күрсәтте.

Чара кысаларында 367 социаль хезмәт алучыларга ярдәм күрсәтелде, шул исәптән 1 Бөек Ватан сугышы инвалиды, 5 Бөек Ватан сугышында катнашучы, 74 тыл хезмәтчәне һәм 15 тол хатыннарына.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International