Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр - "Талисман” волонтерлар отряды әгъзалары, психолог һәм социаль педагог җитәкчелегендә "Юмарт сишәмбе" акциясе кысаларында "Перекресток" социаль адаптация үзәгендә булдылар.
Чараның максаты булып балигъ булмаганнарда әхлакый сыйфатлар формалаштыру торды.
Җылы атмосферада тәрбияләнүчеләр игелек турында шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады.
Приют белгечләре сүзләренчә, "Юмарт сишәмбе" акциясе балигъ булмаганнарга бергә барлык кыенлыкларны җиңеп булу турында аңларга булышты.