"Веста" үзәге белгече хокукый юнәлешле чара үткәрде

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Балигъ булмаганнарга хокукый белеем биръ эше кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Алия Малякова УФСИН, эчке эшләр идарәсе, тикшерү комитеты һәм прокуратура вәкилләре белән берлектә №14 лицейда профилактик чара уздырды. Чарада 13-17 яшькә кадәрге яшүсмер катнашты.

Чараның максаты – хокукый белемнәр бирү.

Чара башында белгеч кечкенә генә сораштыру үткәрде. Аннары Алия Малякова яшүсмерне Гаилә, Административ һәм Граждан кодекс белән таныштырды, шулай ук административ, дисциплинар һәм гражданлык җаваплылыгы турында билгеләп үтте.

Очрашу ахырында яшүсмерләргә "Правовой путеводитель" дигән китапчыклар тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International