Республикабызда ел саен хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча #Юмарт сишәмбе дигән республика акциясе үткәрелә. Быел да әлеге акция кысаларында Зәй муниципаль районының “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, “Волонтерлар” ирекле хәрәкәте белән берлектә “Татлы сөенеч”, - дип исемләнгән акция уздырдылар, районыбызның аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрендә тәрбияләнүче балаларга ярдәм күрсәттеләр.
28 нче ноябрь көнне бу ярдәмне өч бала тәрбияләүче Непогодиннар гаиләсе дә алды. Берсеннән – берсе кечкенә сабыйга татлы тәм – томнар тапшырылды.
Әлеге акциянең максаты - күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләдә тәрбияләнүче балаларга социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Социаль мәсьәләләр буенча белгеч Г.Н.Якупова.