22 февраль көнне Апас «Рассвет» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән төркемле чара уздырды.
Чараның максаты булып вак моториканы үстерү, балаларның иҗади сәләтләрен ачу торды.
Балигъ булмаганнар рәхәтләнеп Ватанны саклаучылар Көненә багышланган рәсем конкурсында катнаштылар.