Ватанны саклаучылар Көне алдыннан Зәй «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хәрби комиссар Айрат Аглямзянов катнашында патриотик юнәлештәге чара узды.
Очрашу дустанә мөнәсәбәттә узды, хәрби комиссар балаларга һәм аларның әти-әниләренә хокуклары турында сөйләде.
Шулай ук, кунак хәрби исәпкә алу, хәрби хезмәткә чакырулар турында җентекләп сөйләде. Сораулар, әлбәттә, күп булды. Балаларны армия көн тәртибе, хәрби хезмәтнең срогын арттыру кебек сораулар борчыды.
Чара уен программасы белән хәйрия чәй өстәле артында тәмамланды.