«Шәфкать» үзәгенә кунакка кораллы көчләр сафларында хезмәт иткән Кукмора егете килде

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирүгә аеруча зур игътибар бирелә.

Әйтик, шушы көннәрдә кораллы көчләр сафларында хезмәт иткән Марсель Габдрахманов белән очрашу оештырылды.

Бу очрашуда балалар солдатның көндәлек тормышы, формасы турында белделәр. Ахырда барысы бергә «Безнең армия – көчле, көчле!» дигән презентация карадылар.

Очрашу ахырында Марсель барлык балаларга да истәлекле бүләкләр тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International