Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Наталья Белова «Астра» тернәкләндерү үзәгендәинвалид балалар беләнһөнәри юнәлеш бирүче дәресүткәрде. Әлеге чара социаль партнерлык турында килешү нигезендә оештырылды.
16 апрельдән 22 апрельгә кадәр “Турникетларсыз атна” Бөтенроссия акциясе уза. Яшел Үзән мәшгульлек үзәге регионның әйдәп баручы машина төзүчесе белән берлектә Яшел Үзәннең VIIIнче төр 2нче санлы коррекция мәктәбе укчылары өчен М. Горький исемендәге заводка экскурсия оештырдылар.
Югары Утар акылга зәгыйф балалар интернат-йортында «Безнең беренче уңыш» темасына хезмәт шөгыле узды. Чарада барлыгы 8 кеше катнашты.
Бүген Зәй мәшгульлек үзәгендә шәһәрнең 2нче һәм 3нче мәктәпләренең 10нчы сыйныфында укучылар өчен Ачык ишекләр көне үтте.
Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Күчмә офисы 5нче номерлы төзәтү колониясенә чыкты. Анда иреккә чыгарга әзерләнүче һәм эшкә урнашырга мохтаҗлары булган затлар өчен консультация хезмәтләре күрсәтелде.
Шушы көннәрдә «Региональное агентство развития квалификаций» оешмасы базасында ЭВ һәм ВМ операторы һөнәре буенча курслар тәмамланды.
Кичә Ютазы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә “Персоналны, килүчеләрне эвакуацияләү һәм шартлы янгынсүндерү” темасы буенча күнекмә үткәрелде.
Эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру максатыннан 5нче апрельдән 28 апрельгә кадәр Яшел Үзән мәшгульлек үзәгеяшь буын арасында «Яшүсмерләр күзлегеннән имин хезмәт» плакатлар бәйгесе уздыра. Чара Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган.
Волонтер елы үткәрү кысаларында Минзәлә шәһәренең «Волонтер» үзәге мөмкинлекләре чиклебалалар һәм яшүсмерләр өчен «Умырзая»тернәкләндерү үзәгендә булды.
Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында эшләүче белгечләр үз эшләрендә “Җеп белән рәсем ясау” техникасын кулланалар. Бу арт-терапиянең бер төре.