ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бәйрәм көннәрендә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында үзәк район хастаханәсе белгечләре күчмә бригадасы булды.

 

28 апрельдә барлык илләрдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә.  Бу көнне Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка комплекслы  ярдәм  күрсәтү  үзәгендә директор бүлмәсендә  хезмәтне саклауга җаваплы хезмәткәрләр белән киңәшмә үткәрелде.

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөек Ватан сугышында катнашучының тол калган иптәше Шәмсениса Миннәхмәтованы Җиңү көне белән котладылар.

 

27 апрель көнне Сарман районы “Шәфкатъ”  үзәгендә янгын вакытында  эш итү буенча Сарман районы буенча янгыннан саклау 131 булеге,  газ оешмасы, Сарман электр челтәре булеге , район узәк хастахәнә хезмәткәрләре белән күмәк тренировка узды.

 


28
апрель, 2018 ел
шимбә

Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 статьясы нигезендә 1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 май – Җиңү Көне – бәйрәм ял көннәре булачак.

 

Буа шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү  үзәге белгечләре эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясады.

 

Кичә Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Елена Саблина 8нче санлы гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән чираттагы очрашу үткәрде.

Мөмкинлекләре чикле  балалар һәм яшүсмерләр өчен «Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә патриотик тәрбия бирү буенча зур эш алып барыла.

Кичә, 27нче апрель көнне, Буа халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча  эксперт советы утырышы  узды .

«Һөнәр сайлау – киләчәкне сайлау!» - шундый девиз астында Кукмараның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» үзәгендә чираттагы һөнәри юнәлеш бирү буенча конференция узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International