Кичә, 27нче апрель көнне, Буа халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча эксперт советы утырышы узды .
Субсидияне алырга теләүчеләр эксперт советы әгъзаларына йөк ташу, косметология, маникюр һәм пилорамы хезмәте бизнес-планнарын тәкъдим иттеләр.
Чара башланганчы, эксперт советы әгъзалары киләчәк эшмәкәрләргә пенсия, салым законнары нигезләре үзенчәлекләре турында сөйләделэр , кызыксындырган сорауларына җаваплар бирделәр.
Дүрт эшсез гражданнарның бизнес-планы эксперт советының уңай бәяләмәсен алды.