Тәтеш интернат-йорты карамагындагылар медицина каравы уздылар

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Бәйрәм көннәрендә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында үзәк район хастаханәсе белгечләре күчмә бригадасы булды.

Табиблар социаль хезмәтләр алучыларына тирәнтен медицина күзәтүе үткәрделәр. Аеруча тыл хезмәтчәннәре Зәвлүнә Мөхәммәтҗанова, Фекла Текенова һәм Мария Шеровага игътибар бирелде.

Бригада составында үзәк хастаханәнең терапевты, окулисты, стоматологы, психиатры һ. б. табиблары бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International