Чарада Буа муниципаль районы җиде предприятиесе вәкилләре катнашты. Килүчеләргә 80 эш урына тәкъдим ителде, алар арасында: шофер, слесарь-ремонтчы, белгеч, сыер савучы, крановщик, юл эшчеләре һ.б.
Ярминкәдә эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы эшсез гражданнар һәм башка эш эзләүчеләр - барлыга иллеләп кеше катнашты, шуларның күпчелеге ир-атлар. 11 кешегэ эшкэ урнашу буенча юнәлешләр бирелде.