28 апрельдә барлык илләрдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә. Бу көнне Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәгендә директор бүлмәсендә хезмәтне саклауга җаваплы хезмәткәрләр белән киңәшмә үткәрелде.
Үзәктә, Татарстан Республикасында һәм Рәсәй Федерациясендә хезмәтне саклау торышы турында мәгълүмат белән хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча белгеч Д. И. Гәрәев чыгыш ясады.
Социаль өлкәдәге хезмәткәрләрнең имгәнүләренең төп сәбәбе – аларның үз гамәлләрендә: ашыгу-кабалану, уйлап җиткермәү, тиешле булмаган биремнәрне башбаштакланып башкару, шулай ук эштә куркыныч ысуллар куллану көтелмәгән хәлләр китереп чыгара. Шуңа күрә һәр хезмәткәр үзәк җитәкчелеге билгеләгән биремне генә үтәргә тиеш, әгәр хезмәт шартнамәсе нигезендә каралмаган эшне үтәргә кирәк булса, аны тормышка ашыру өчен һичшиксез җитәкчелек белән килешенергә һәм рөхсәт алырга. Хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашырганда иң мөһиме – хезмәткәрләрнең сәламәтлеген һәм тормышын саклау
«Опека» халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәгендә 2017 елның хезмәтне саклау буенча төп эш нәтиҗәсе булып түбәндәгеләр тора: эш барышында бәхетсезлек очракларына, шулай ук административ бинаны файдаланганда янгын чыгу очракларына юл куелмаган.