14-16 май көннәрендә Менделеевскның «Берег Надежды» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эчүчелеккә каршы әңгәмәләр оештырылды.
15 май көнне хакимиятнең утырышлар залында Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә балигъ булмаган гражданнарны җәйге чорда эш белән тәэмин итүне оештыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча киңәшмә узды.
Узган ел ахырында Россия Президенты Владимир Путин «Балачак унъеллыгы» милли пректын тормышка ашыруны игълан итте. Аның кысаларында,яшь гаиләләрнең тормыш шартларын яхшырту буенча, берничә тәкъдим кертелде.
Тәтеш интернат-йортында яшәүче картлар һәм инвалидлар өчен тәрбияче-психолог Наталья Самаркина дидактик уеннар оештырды.
Аксубайның җирле ДОСААФ оешмасы «Хыял» балалар приютында тәрбияләнүчеләрне кунак итте.
16 майда Бөгелмәнең «Маяк» билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыльләре булмаганнар өчен социаль адаптация үзәге һәм китапханә хезмәткәрләре күргәзмә оештырды.
Бүген Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Әфганстан хәрби хәрәкәтләре ветеран-инвалидларына һәм вафат булган ветеранның тол хатынына инвалид коляскалары тапшырылды.
Бүген Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре “Күчмә кадрлар бүлеге” чаралары кысаларында физкультура-сәламәтләндерү комплексында булды. Биредә физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Рәмис Мәүләвиев җитәкчелегендә “Барс”, “Зәй”, олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге балалар яшүсмерләр спорт мәктәпләре, “Яшьлек” боз сарае җитәкчеләре, кадрлар бүлеге хезмәткәрләре белән сөйләшүләр алып барылды.
Арчадагы “Өмет чыганагы” балалар тернәкләндерү үзәгендә “Без бергә” проекты уңаеннан “Сәләмәт тәндә, сәләмәт акыл” исемле спорт чарасы үткәрелде.
15 майда Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәгенең күчмә офисы «Большие Ключи» тернәкләдерү наркология үзәгендә булды.