Арчадагы “Өмет чыганагы” балалар тернәкләндерү үзәгендә “Без бергә” проекты уңаеннан “Сәләмәт тәндә, сәләмәт акыл” исемле спорт чарасы үткәрелде.
Үзәктә тәрбияләнүче балалар Арча шәһәренең стадионына юнәлделәр. Кояшлы матур көн һәркемнең күңеленә бәйрәм рухы өстәде. Иң элек балалар, апалары белән бергә музыкаль –разминка ясады. Аннары алар өчен төрле хәрәкәтле уеннар оештырылды. Кыршаулар, туп, “кем җитезрәк”, “күңелле эстафета”, “хәзинә табу” кебек уеннарда балалар бик теләп катнашты.
Бу спорт чарасы бик күңелле узды, һәркем яхшы кәеф, күтәренке күңел белән кәнагать калды.
“Мондый спорт бәйрәмнәре үзәккә йөрүче балаларда спортка кызыксыну уятуда, сәламәт яшәү рәвеше алып баруда, бердәмлек, дуслык кебек сыйфатлар тэрбияләү чарасы булып тора”- ди үзәкнең тәрбиячеләре.