Бүген Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Әфганстан хәрби хәрәкәтләре ветеран-инвалидларына һәм вафат булган ветеранның тол хатынына инвалид коляскалары тапшырылды.
Чарада БДБ сугышчы-интернационалистлар комитеты рәисенең киңәшчесе Василий Лысюк, ТРООИВА идарәсе рәисе урынбасары Сергей Давыдычев һәм ревизион комиссия әгъзасы Рузил Госманов катнашты.
«Electric Wheelchair BMXR» маркалы коляскалар Чаллы каласында гомер итүче әфганчы инвалид-ветераннар Валентин Ступниковука (I төркем инвалид) һәм Виктор Моткину (инвалид 1 гр.), шулай ук хәрби хәрәкәтләрдә ире вафат булган, Кукмарада яшәүче Рушания Галиевага (I төркем инвалид) тәгаенләнде. Кукмор РТ.
Тапшырылган һәр бүләк 90 мең сум тора. Алар “Локаль сугышлар һәм хәрби конфликтларда катнашкан Мәскәү ветераннар оешмасы берлеге” тарафыннан бүлеп бирелде. Берлек җитәкчесе – Әфганстан сугыш хәрәкәтләре ветераны, Александр Михайлович Ковалев.
Коляскалар Россия Федерациясе Президентының «И помнит мир спасенный» дәүләтара гуманитар программа» гранты акчасына алынган.