Тәтеш интернат-йортында яшәүче картлар һәм инвалидлар өчен тәрбияче-психолог Наталья Самаркина дидактик уеннар оештырды.
Әлеге күнегүләрне өлкәннәр психикасына уңай тәэсир ясый, зиһеннәрен ача, кәефләрен күтәрә, ди белгечләр.
Әбиләр һәм бабайлар уеннарда бик теләп катнаша. Аларның шөгылен күзәткән психолог һәр дәваланучының рухи халәтен аңларга ярдәм итә.