16 майда Бөгелмәнең «Маяк» билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыльләре булмаганнар өчен социаль адаптация үзәге һәм китапханә хезмәткәрләре күргәзмә оештырды.
«Әйдәгез, таныш китаплар ачабыз» - китаплар күргәзмәсендә рус әдәбияты классиклары, детектив жанрындагы әсәрләр, романнар, төрле журналлар тәкъдим ителгән. Һәркем үзе теләгәне белән таныша алды.
Мондый чаралар һәр ай саен оештырыла, ди проект авторлары. Үзәкнең ял бүлмәсендә китап шкафы куелган. Шкаф Күчмә китапханә вакытында һәрвакыт тулыландырылып тора.