Иртәгә, 12 июльдә, Бөгелмәнең мәшгульлек үзәгендә кайнар телефон элемтәсе оештырыла. Монда 3 яшькә кадәр баласы булган, бәби ялында утыручы аналарны укыту буенча сорауларга җавап биреләчәк.
Проектны оештыручылар хәбәр иткәнчә, кайнар телефон элемтәсе 8:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр оештырылачак. Кызыксындырган сорауларны түбәндәге телефон номеры аша бирергә мөмкин:(8-85594) 4-36-34.