ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Буа муниципаль районында үз эшчәнлеген  авыл хуҗалыгы тармагында гамәлгә ашыручы "Дуслык" ҖЧҖ 369 хезмәткәренә 3 330,2 мең сумлык бурыч кайтарды.

4 октябрь көнне Түбән Кама мәшгульлек үзәге барлык теләүчеләрне пенсия яшендәге һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен оештырыла торган вакансияләр ярминкәсенә чакыра.

2018 елның 28 сентябренә Татарстанда беренче бала тапкан 1 321 хатын-кыз һәм өченче баласы туган 249  хатын-кыз яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.

Татарстан Республикасының район социаль яклау бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан алып туган беренче балага каралган түләүләр белән бәйле гаризалар килү дәвам итә.

Жәлил картлар һәм инвалидлар йортында янгын куркынычсызлыгы буенча, Сарман районы гадәттән тыш хәлләр министрлыгына караган оешма хезмәткәрләре белән берлектә эвакуация үткәрелде.

Менделеевскның "Кама таңнары " балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты тәрбиячеләр көне алдыннан төрле чаралар уздыра. Мәсәлән, иҗади педагог Наталья Евдокимова җитәкчелегендә  "Кама таңнары" хәбәрләре" стена газетасы чыгарыла.

"Веста" үзәге белгечләре "Чулман-Су" мәдәни үзәге һәм шәһәр тибындагы балалар думасы волонтерлары белән берлектә милли мәдәниятләр төбәкара фестивале кысаларында Кама Аланында 11 нче санлы социаль участокта "Бердәм гаилә – Россия!" чарасында катнашты.

27-28 сентябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәренең 6 нчы урта мәктәбендә "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марина Архипова тарафыннан мәгариф идарәсенең 54 белгече өчен интерактив семинар үткәрелде.

Өлкәннәр көне уңаеннан 29 сентябрьдә Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында Марина Гайнетдинова үзенең артистлары белән кунакта булды.

25 сентябрьдә "Роналд Макдоналд йорты" хәйрия фондының төбәк физкультура-сәламәтләндерү программасы хезмәткәрләре Илья Бурый һәм Светлана Ростикова Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы системасының 26 белгече өчен ике семинар уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International