"Ышаныч"та күркәм традицияләр дәвам итә

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллының "Ышаныч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә мәктәп укучылары һәм социаль хезмәткәрләр тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын өйләренә барып тәбрикләү матур традициягә әверелде. Үзәк хезмәткәрләре төрле буын вәкилләренең очрашуы бәйрәм атмосферасында узсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшли.

Шундый очрашуларның берсе 10 октябрьдә булды. Комсомолец районы буенча социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәре И. Идиятуллина ярдәме белән кадет мәктәбенең 6 укучысы "Ышаныч" үзәге социаль хезмәт алучы, Бөек Ватан сугышы ветераны Әзһәр Шакирҗан улы Шакирҗановның өендә булдылар.

Ветеранны котлау шигырьләр һәм хикәяләр уку белән үрелеп барды. Очрашу чәй өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International