10 октябрь көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган комсомол өмәсе булып узды.
Чарада учреждение хезмәткәрләре, интернат-йортта яшәүчеләр, шулай ук "Ветбриг" студентлар отряды волонтерлары катнашты. Барысы да бердәм булып, себерке, талаулар, көрәкләр һәм чүп капчыклары белән урамга чыкты, коелган яфракларны җыйдылар, чәчәк үсентеләрен җыештырдылар, клумбаларны казып, сукмакларны себерделәр һәм агачлар утырттылар.
Иреклеләр-комсомолларның кәефе күтәренке иде, алар элеккеге чорларны сагынып искә алдылар. Бәйрәмчә, тантаналы рәвештә, хезмәт кәефе һәм җырлары белән интернат-йортта өмә үткәрделәр.