Теләченең "Чишмә" үзәгендә ата-аналарны сәламәт бала тәрбияләргә өйрәттеләр

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

 2018 елның 10 октябрендә "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре А.Кашапова үзәк авыл җирлегендә социаль  хезмәт алучылар өчен “Ата-аналарны гомуми укыту” циклы буенча “Балаларыбызның сәламәтлеге” дигән темага дәрес уздырды.

Дәреснең максаты: сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗ формалаштыру, физик һәм психик иминлекне тәэмин итү.

 Чара барышында сәламәтлекнең нинди урында торуын ачыкладылар.Физик яктан да, психик яктан да куркыныч янаса, сәламәт балалар үстерү мөмкин түгел. "Сәламәт балалар - сәламәт гаиләдә" дигән видеоролик күрсәтелде, аннары гаилә иминлеге нидән бәйле мәсьәләләр турында фикер алышынды.

Дәрес ата-аналар тарафыннан "Мин яхшы әти-әниме? " дип исемләнгән, баланы тәрбияләү мәсьәләләрендә педагогик компетенцияне өйрәнүгә юнәлдерелгән тест белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International