Ел саен 15 нче ноябрьдә Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне үткәрелә. Әлеге көннең максаты - тәмәке бәйлелегенең таралуын киметүгә ярдәм итү.
Шулай ук халыкның һәм табибларының тәмәке тартуга каршы көрәшкә җәлеп итү, тәмәке тарту профилактикасы, тәмәкенең сәламәтлеккә зарарлы йогынтысы турында җәмгыятькә мәгълүмат бирү. Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында бу көнне "Тәмәкене ташла – кәнфит ал!" акциясе узды.
Акция барышында интернат-йортның шәфкать туташы А.Бобонина сәламәт яшәү рәвеше һәм тәмәкенең организмга йогынтысы турында сөйләде, аннары социаль хезмәт алучылар "Манипуляция серләре. Тәмәке"дигән фильм карады, мәгълүмати стендта материаллар укыдылар, буклетлар алдылар.
Иң яхшысы саф һава сулау, тәмәке тартмау һәм тәмәке төтене белән пычранмаган дөньяда яшәү!