Менделеев муниципаль районында "Өмет яры" халыкка социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре ай саен өлкән яштәге гражданнар һәм инвалидлар өчен "Хатирәләр терапиясе" технологиясе кысаларында төрле дәресләр үткәрә.
Дәресләренең берсе бу атнада узды, ул Л.Толстой елына багышланган иде. Социаль хезмәткәрләр әбиләр белән бергә язучы Лев Толстойның иҗатын искә төшерделәр. Классик әдип безгә "Сугыш һәм тынычлык", "Анна Каренина" повестьлар һәм бөек романнарын бүләк итте.
Үзәк хезмәткәрләре әдәби уен әзерләгән, анда өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар әсәрләрдән өзекләр укыды.
Катнашучылар авторның сүз байлыгы, иҗат җимешләренең сәнгать камиллеге белән хозурландылар.
Чараның максаты - өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларның социаль активлыгын күтәрү, эмоциональ халәтне яхшырту, Л. Н. Толстой иҗатын популярлаштыру.