"Бергә булдырабыз" республика проекты уңаеннан Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә балаларның ата-аналары тәлинкәне декоратив бизәү белән шөгыльләнә.
Дәресләр социаль-көнкүреш тернәкләндерү бүлмәсендә уза. Нокталы рәсем сәнгатьтә һәм иҗатта бик популяр юнәлеш булып тора. Роспись белән шөгыльләнү төрле яшьтәге кешенең рухи дөньясын формалаштыруга һәм үстерүгә, сәнгать эшчәнлегенә карата кызыксыну уятуга, күзаллауны киңәйтүгә һәм рухи-әхлакый принципларны формалаштыруга ярдәм итә.