Татарстан Республикасының район социаль яклау бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан алып туган беренче балага каралган түләүләр белән бәйле гаризалар килү дәвам итә.
6 декабрь көнне 10.00 сәгатьтә Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм барлык теләүчеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрә.
Казанның "Московский" мәдәният үзәгендә Кыш бабай белән матбугат конференциясе узды. Бөек Устюгтан баш тылсымчы Казанга НТВ телеканалы оештырган Россия шәһәрләре буенча үзенең сәяхәте уңаеннан килгән.
Дүшәмбе көнне, 3 декабрь көнне, 11.00 дә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Татарстанда инвалидлар декадасына багышланган матбугат конференциясе узачак.
1992 елдан 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу көн мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына, аларның хокукларын, абруен һәм иминлеген саклауга игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
29 ноябрьдә Казан Кремлендә Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында патриотик юнәлештәге чаралар узды.
Зәйнең мәшгульлек үзәге "PROFF-навигатор" һөнәри юнәлеш проекты кысаларында эшчәнлекне дәвам итә.
Картлык һәм катлаулы чир кешеләрне хәрәкәтчәнлекне чикләүгә китерә, физик көч, ишетү, күрү яки хәтер кимүен, кешедән активлыктан, үз-үзен тәэмин итә һәм мөстәкыйльлектән мәхрүм итә ала.
Чистай муниципаль районындагы "Балкыш" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Аз мобильле гражданнарны карау мәктәбенең” “Авыруларны күчерү” темасына өченче дәресе узды. Шулай ук ятучы авыруларны карау, аны күчерү, яраланган өслекләрне эшкәртү, ятмаларны эшкәртү буенча өйрәтү видеороликлары күрсәтелде.
29 ноябрьдә Кукмара "Тылсым" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, социаль хезмәткәрләре "Озак яшәү мәктәбе" социаль программасын тормышка ашыру кысаларында егерме дүрт социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән чаралар үткәрде.