Зәйдә «PROFF-навигатор» һөнәри юнәлеш проекты дәвам итә

2018 елның 30 ноябре, җомга

Зәйнең мәшгульлек үзәге "PROFF-навигатор" һөнәри юнәлеш проекты кысаларында эшчәнлекне дәвам итә.

Бу атнада шәһәрнең 6нчы мәктәбе һәм татар гимназиясе укучылары экскурсиядә чыкты. Алар “Зәй икмәге”, “Зәй крекеры” кондитер фабрикасы ҖЧШендә булдылар. Экскурсиядән соң мәшгульлек үзәге профконсультанты Эльвира Степанова укучылар белән һөнәри ориентлашу буенча тестлаштыру уздырды. Аның нәтиҗәләре буенча һәр яшүсмергә булачак һөнәрен сайлау буенча киңәшләр бирелде, шулай ук укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алды. Очрашу ахырында киләчәктә ихтыяҗ зур булачак һөнәрләр турында фильм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International