Министр Эльмира Зарипованың Халыкара инвалидлар көне уңаеннан мөрәҗәгате

2018 елның 30 ноябре, җомга

1992 елдан 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу көн мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына, аларның хокукларын, абруен һәм иминлеген саклауга игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Бүген Татарстан Республикасында мөмкинлекләре чикләнгән 299 мең кеше яши. Инвалид балалар аеруча игътибар һәм кайгыртучанлык таләп итә – республикада аларның саны 15 мең. Безнең төп бурыч бу балаларга һәм аларның әти-әниләренә киләчәккә ышаныч булдыру, нәтиҗәле тернәкләндерү һәм уңайлы тормыш өчен тиешле шартлар тудыру.

Татарстанда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә төрле хезмәтләр күрсәтә торган дәүләт социаль учреждениеләр челтәре булдырылган. Үз эшендә инновацион технологияләр һәм методикаларны кулланып, хезмәттәшләренең уңышлы тәҗрибәсен үзләштереп, белгечләр инвалидларның социаль-көнкүреш җайлашуына һәм аларның җәмгыятьтә уңышлы социализацияләүгә ярдәм итә. Моннан тыш, инвалидларга һәм инвалид балаларга тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтүгә дәүләтнеке булмаган тәэминатчыларны җәлеп итү буенча эш алып барыла. Бу исә конкуренцияне арттыруга һәм хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга уңай йогынты ясый.

Җәмгыятьтә инвалидларны адаптацияләүнең төп факторы - аларны эшкә урнаштыру. 2018 елның 10 аенда республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә инвалидлыгы булган 3 мең кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 1,7 меңгә якыны эшкә урнаштырылган. Эшкә урнаштыру шулай ук инвалидлар өчен хезмәт урыннары булдыру буенча өстәмә чаралар һәм махсус программалар уңаеннан башкарыла.

Шунысы куанычлы, мондый кешеләр нәрсә белән шөгыльләнсә дә, нинди генә өлкәдә гамәлләр башкарса да, алар тормышта уңыш һәм яңа үрләр яулый ала. Әйтик, быел безнең егетләр чираттагы тапкыр инвалидлыгы булган кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» IV илкүләм чемпионатта чыгыш ясады. Гомумкоманда зачетында Татарстан III урынны яулады.

Татарстанның тигез хокуклы һәм гадел үсешенең мөһим шарты инвалидларның җәмгыятьтәге социаль, мәдәни һәм спорт тормышында һәрьяклап катнашуы. Ел саен республикада «Игелек сәнгате» социомәдәни форумы, «Кулга-кул тотыйк, дуслар!» иҗат фестивале, төрле спорт чаралары үткәрелә. Инде берничә ел дәвамында бездә коляскадагы инвалидлар арасында баскетбол буенча Россия чемпионаты уза.

Язмыш тарафыннан төрле чикләүләргә дучар ителгән кешеләр өчен Татарстанда яшәү уңайлы булырга тиеш. Һәм бу дәүләттән генә түгел, безнең һәрберебезгә дә бәйле. Дөньяны һәркем өчен тигез итү –безнең төп бурыч.

Әлеге әһәмиятле көндә барыгызга да иминлек, күңел тынычлыгы, сәламәтлек һәм якыннарыгызның ярдәмен тоеп яшәвегезне телим!

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International