Дүшәмбе көнне, 3 декабрь көнне, 11.00 дә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Татарстанда инвалидлар декадасына багышланган матбугат конференциясе узачак.
Чарада Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашачак.
"Татар-информ" МА сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе оештырылачак. Теләүчеләр онлайн-видеога комментарийларда, +7 (927) 037-91-10 номерына WhatsApp мессенджерында сораулар бирә алачак. ММЧ күрсәтергә кирәк.
ММЧ аккредитацияләү pr@tatar-inform электрон почтасы буенча уза.