Теләчедә Инвалидлар декадасы

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

1 декабрь көнне Теләченең район мәдәният йортында  волонтерлар белән берлектә Инвалидлар декадасына багышланган бәйрәм чарасы булып узды.

Бәйрәмдә катнашучылар өчен күп кенә чаралар оештырылды:
- район  оешмалары белгечләре катнашында “Түгәрәк өстәл”;
- кул эшләре күргәзмәләре;
- мөмкинлеге чикләнгән балалар һәм өлкәннәр чыгышы;
- мөмкинлекләре  чикле булганнар өчен спорт ярышлары;
- гаилә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсе белгечләре һәм волонтерлар белән берлектә “Торцевание”, “Рисование углем” мастер класслары уткәрелде. Бәйрәм “Авылга кызлар килә” спектаклен карау белән тәмамланды.

Яңа Чишмә интернат-йортында инвалидлар көнен бәйрәм итү быел район мәдәният йорты артистлары концерты һәм котлаулары белән башланып китте. Инвалидлар декадасында интернатта социаль хезмәт алучылар өчен күп кенә чаралар планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International