3 декабрь көнне Лаеш тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар район китапханәсенә экскурсиягә барды.
Китапханә хезмәткәрләре балаларны Лев Толстой, Гавриил Державин, Муса Җәлил иҗаты, ВЛКСМ тарихы белән таныштырды.
Узып баручы елда соңгы чара-танышулар сериясе "Акыллы китаплар укыгыз" дип аталды. Балалар таныш һәм таныш булмаган китаплар битләре буйлап экскурсия ясады.
Көннең икенче яртысында тернәкләндерү үзәгенә йөрүче инвалид балаларның ата-аналары өчен Лаеш шәһәренең кызыклы һәм тарихи урыннары буенча танып-белү экскурсиясе оештырылды. Чаралар инвалидлар декадасы уңаеннан үткәрелде.