ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Яңа ел алдыннан Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты әбиләре гадәти булмаган бүләк алды.

Арчаның "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгендә Арча балалар китапханәсе хезмәткәрләре балалар язучысы Виктор Драгунскийның тууына 105 ел тулуга багышланган "Балачак дусты" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.

11 декабрь көнне Буа муниципаль районы башлыгы Кубогына эшче яшьләр арасында "Яшьләр коррупциягә каршы!" ШТК узды.

13 декабрьдә, Казанда шәһәркүләм вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар да катнаша ала.

Тәтеш картлар һәм инвалидлар йортында Инвалидлар декадасы керәшен “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле чыгышы белән төгәлләнде.

 Менделеевскта хисап атнасында  эшсезләр саны үзгәрмәгән, биредә 55  граждан исәпләнә.

2018 нче елның 11 декабренә республикада 10 059 кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән, бу узган хисап датасына караганда 213 кешегә күбрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,49 % тәшкил итә.

Республиканың Лаеш муниципаль районында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен "Йөрәктән йөрәккә" фестивале узды.

11 декабрь көнне Балтачның "Дулкын" бассейны хезмәткәрләре инвалид балалар һәм өлкәннәр өчен таныштыру экскурсиясе оештырды.

10 декабрьдә Алабуганың "Астра" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында "Бергә булдырабыз!" республика проектына йомгак ясауга багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International