Тәтеш картлар һәм инвалидлар йортында Инвалидлар декадасы керәшен “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле чыгышы белән төгәлләнде.
Артистлар интернат-йортның актлар залында милии костюмнардан керәшен, татар, рус халкының милии җырларын, биюләрен башкарды.
Тамашачылар һәр чыгышны зур игътибар белән тыңлады; күңел күтәренкелеге кичерделәр, олы рәхмәтләрен белдерделәр. Тамашачылар һәр номерны зур осталык, профессионализм белән башкарды.
Артист кунаклар интернат-йортка үзләренең музыкаль дискларын да бүләк итте; интернат-йортта яшәүчеләргә исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге теләде.