10 декабрьдә Алабуганың "Астра" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында "Бергә булдырабыз!" республика проектына йомгак ясауга багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды.
Проект 2018 елның мартыннан декабренә кадәр "Нык гаилә" федераль проекты эгидасы астында тормышка ашырылды.
Түгәрәк өстәл эше барышында күзәтү советларының киңәйтелгән утырышлары беркетмәләре пунктларының үтәлеше турында хисап, шулай ук "Астра" үзәге директорының "Бергә булдырабыз!" республика проектын гамәлгә ашыру турындагы доклады тыңланды.
Проектка йомгак ясап, тернәкләндерү үзәге директоры финанс өлешенә тукталды. Бүгенге көндә җәлеп ителгән акчалар күләме 55, 51 % - 1 554 356 сум 17 тиен тәшкил итә.
"Бергә булдырабыз!" проекты тәмамланды, әмма юнәлешләр буенча эш дәвам итәчәк, чөнки проектның максаты тернәкләндерү үзәгенең төп максатларының берсе – инвалид балаларны социальләштерү өчен шартлар тудыру.