11 декабрь көнне Балтачның "Дулкын" бассейны хезмәткәрләре инвалид балалар һәм өлкәннәр өчен таныштыру экскурсиясе оештырды.
Экскурсия инвалидларның җәмгыятькә уңышлы интеграциясе, шулай ук шөгелләр даирәсен киңәйтү өчен билгеләнгән иде. Әлеге чарада 3 инвалид бала һәм 6 өлкән инвалид актив катнашты. Бассейн хезмәткәрләре уңайлы формада бассейнга йөрү кагыйдәләрен анлаттылар, барлык катнашучылар тренажерларда шөгыльләнеп карый алды, шулай ук оешманың эчке эшләре белән таныштылар.
Соңыннан барлык катнашучылар да кирәкле белемнәр алганлыгын әйтте һәм "Дулкын" бассейнына даими йөрергә теләк белдерде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, атна саен бассейнда 9.00 дан 12.00 сәгатькә хәтле чәршәмбе көнне мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен билгеләнгән.