Республиканың Лаеш муниципаль районында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен "Йөрәктән йөрәккә" фестивале узды.
Әлеге чарада "Алтын көз" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль хезмәт алучысы Чулпан Миңнебаева катнашты. Тамашачылар игътибарына иҗади эшләр күргәзмәсендә яшь рәссамның рәсемнәре тәкъдим ителде.
Җитди авыруга карамастан, 15 яшьлек кыз рухын төшерми һәм тормышының һәр көненә сөенә. Чулпан үзен иҗатта тапкан, ул картиналар иҗат итә. Үз эшләрендә яшь рәссам туган як табигатен һәм киңлекләрен сүрәтли.
Социаль хезмәт алучыга фестиваль лауреаты дипломы һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.