ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Җиһагирова "Кышкы уеннар" спорт күңел ачу чарасы үткәрде.

Әгерҗе районының "Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приют тәрбиячесе Эмилия Сөләйманова балалар белән тернәкләндерү эшенә актив яңалыклар кертә.


10
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Лаеклы ялга чыгарга биш елы калган кешеләргә социаль ярдәм күрсәтүне район башлыклары шәхси контрольдә тотарга тиеш, диде Премьер-министр.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын саклауны үз вакытында һәм тулы хезмәт хакы белән тәэмин итү эшен дәвам итә.

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау: 2018 ел йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар» буенча йомгаклау коллегиясе узды.

“Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, халыкның мәшгульлеген кайгырту – төп бурычлар”, - диде Хөкүмәт башлыгы.

2024 елга кадәрге чорга пенсия алды яшендәге гражданнарга һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем бирү буенча махсус программа, шулай ук мондый укуларны оештыру планы 2018 елның 30 декабрендәге 3025-р номерлы РФ Хөкүмәте карары белән расланды.

"Ярлылыкка каршы көрәш ул - ташламалар һәм пособие өләшү генә түгел, яхшы хезмәт хакы, мәгариф системасы һәм социаль инфраструктура", - ди министр.

Яңа ел бәйрәмнәрендә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар  интернат-йортында яшәүчеләр һәм психоневрология интернаты карамагындагы балалар Останкино телебашнасы буенча виртуаль экскурсиядә булды.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Күңелле элмәкләр" дип исемләнгән крючок белән бәйләнгән эшләнмәләр күргәзмәсе узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International