Яңа ел бәйрәмнәрендә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр һәм психоневрология интернаты карамагындагы балалар Останкино телебашнасы буенча виртуаль экскурсиядә булды.
Башта сәяхәтчеләрнең яхшы ниятләрен полиграфта "Детектор лжи" тапшыруында тикшерделәр. Аннан соң алар "Угадай мелодию" һәм "Битва экстрасенсов" телетапшыруларында булды, анда яраткан җырларның көйләрен таптылар һәм тылсымлы түбәтәй ярдәмендә уйлар укыдылар.
"Культура" каналында Иван Царевич турындагы әкиятне сәхнәләштерделәр, "Зенит" каналында кинога төштеләр. Шулай ук бу кичтә барлык теләүчеләр «Танцы» һәм «Голос»телевизион проектларында да катнашты.