Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы балалар һәм яшүсмерләр социаль приютларда педагоглар һәм тәрбиячеләр төрле чаралар, экскурсияләр, иҗади дәресләр һәм әңгәмәләр үткәрә.
Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 12 нче мәктәп укучылары өчен "Бөгелмә тегү фабрикасы" ҖЧҖнә һөнәри юнәлеш бирүче экскурсия оештырды.
20 нче гыйнварда наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше уңаеннан Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль эш буенча белгече Рита Зәйнуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 20 бала өчен "Кышкы уеннар" тимераякта шуу спорт чарасы үткәрде.
18 гыйнварда Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә барлык теләүчеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
"Әйләнә-тирәдәге кешеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек" программасы уңаеннан Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль педагогы Марта Камалова күп балалы, тулы булмаган аз керемле гаиләләрдән 15 балигъ булмаган балалар арасында без төркемдә эшли беләбезме» дигән дәрес үткәрде.
Лаеш муниципаль районында "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында 2018 ел нәтиҗәләре буенча тармакның йомгаклау киңәшмәсе узды.
2019 елның 17 гыйнварына Татарстанда беренче бала тапкан 55 яшь ана һәм өченче баласы туган 10 хатын-кыз яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.
Узган җомгада Әлмәтнең мәшгульлек үзәгендә эш бирүчеләр белән "түгәрәк өстәл" форматында чираттагы очрашуы булды. Биредә эш бирүчеләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге программаларында катнашуның мөмкин булган вариантлары тикшерелде.
Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Мәдина Хаҗарова социаль хезмәт алучылар өчен “Зур һәм вак моториканы коррекцияләү” дигән темага мастер-класс үткәрде.