Әлмәтнең  мәшгульлек  үзәгендә вакансияләр ярминкәсе

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

18 гыйнварда Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә барлык теләүчеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

Ярминкәдә 17 предприятиенең кадрлар бүлеге вәкилләре катнашты: "Әлмәт-Водоканал" АҖ, "Әлмәт электр челтәрләре"  челтәр компаниясе  ААҖ, "СервисКомплект" ҖЧҖ, "Яшьләргә ярдәм итү үзәге" МБУ, "Әлмәт стоматология сырхауханәсе" ДАСУ,  "Таттелеком" ҖАҖ, "Әлмәт транспорт идарәсе" МУП, "Татспецтранспорт"  ИК ҖЧҖ, "Туклану предприятиеләренең төбәк челтәре" ҖЧҖ (МакДональдс), ТР ӘМР мәдәният идарәсе, "Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсе" ДАСУ һ.б. 

Ярминкәгә килүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде: хисапчы, кассир, пенсия билгеләү һәм яңадан исәпләү бүлегенең өлкән белгече, котельный операторы, социаль педагог, яшьләр белән эшләү бүлеге мөдире, пешекче, пешекче ярдәмчесе, электр челтәрләрен эксплуатацияләү буенча электромонтер, машина йөртүче, авария-торгызу эшләре слесаре, экскаватор машинисты, тракторчы, контролер һәм башкалар.

Әлеге чарага 102 кеше килде. 10 кеше мәшгульлек үзәге тәкъдим иткән курсларда белем алырга теләк белдерде, 2 кеше психолог-профконсультантта һөнәри ориентациясен билгеләү өчен  тест узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International