Әлмәттә эш бирүчеләр белән очрашу оештырылды

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Узган җомгада Әлмәтнең мәшгульлек үзәгендә эш бирүчеләр белән "түгәрәк өстәл" форматында чираттагы очрашуы булды. Биредә  эш бирүчеләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге программаларында катнашуның мөмкин булган вариантлары тикшерелде.

Шул исәптән, җәмәгать һәм вакытлыча эшләрне оештыру; 14 яшьтән 18 яшькәчә балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру; белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру; күп балалы ата-аналарны, инвалид балаларны тәрбияләүче ата-аналарны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары булдыру (җиһазлау) мәсьәләләре каралды.

Шулай ук эш бирүчеләргә 162-ФЗ номерлы Федераль законы һәм административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының дискриминацион характердагы чикләүләрне үз эченә алган буш эш урыннары, җенес, яше, милләтенә һәм башка төрле чикләүләр кергән мәгълүматны таратуны  тыю турында искәртелде.

Киңәшмәдә Әлмәт шәһәренең 10 оешма вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International