Бөгелмә укучылары һөнәри юнәлеш бирүче экскурсиядә булды

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 12 нче мәктәп укучылары өчен "Бөгелмә тегү фабрикасы" ҖЧҖнә һөнәри юнәлеш бирүче экскурсия оештырды.

Укучыларны барлык цехлар буенча йөрттеләр – эретеп ябыштыру, тегү, җыю, чигү цехлары. Баш технолог балаларга  киемнең ничек тегелүе хакында сөйләде һәм тегү станогында эшләп күрсәтте.

Экскурсия барышында тегүчеләр, өлге кисүчеләр, чигүчеләр эшенә зур игътибар бирелде. Шулай ук балалар кибет, банк, сәнәгать предприятиеләре өчен заказга тегелгән махсус кием үрнәкләрен күрде.

Чарада барлыгы 18 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International