"Алтын көз" комплекслы үзәге 2018 елга йомгак ясады

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Лаеш муниципаль районында "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында 2018 ел нәтиҗәләре буенча тармакның йомгаклау киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Андрей Карсалов, Күзәтчелек советы әгъзалары, шәһәр һәм районның иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, социаль өлкә хезмәтләре җитәкчеләре, учреждениеләр коллективлары катнашты.

Киңәшмә кысаларында барлык учреждениеләрнең эшенә йомгак ясалды һәм 2019 елга өстенлекле бурычлар билгеләнде.

Шулай ук тармак хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International