ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Каманың “Веста” үзәгендә “Тегүчелек эше” хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше уңаеннан “Өйдә кияр өчен башмаклар бәйләү” дип аталган дәрес үтте.

 


30
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше уңаеннан Түбән Каманың "Веста" үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина  яшүсмер өчен “ВИЧ-йогышы турында” дигән төркемле дәрес үткәрде.

 

Яр Чаллы "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова "Иртәнге күңелле гимнастика"  дигән физкультура-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.

Бүген Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү  үзәгенең хезмәт базарына анализ ясау һәм фаразлау бүлеге җитәкчесе Майя Алексеева «Елховлес»  җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең пенсия алды яшендәге  гражданнар категориясенә керүче хезмәткәрләре  белән очрашуда  катнашты.

2019 елның 29 гыйнварына республикада халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 11 115 кеше исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 717 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,55 % тәшкил итә.

"Без бергә" проектын тормышка ашыру уңаеннан Арчаның "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәге белгечләре "Искиткеч кешеләр"дигән чара уздырды.

"ПрофХ" - ул яшүсмернең индивидуаль һөнәри үсеше процессын модельләштерүче өстәл уены. Уен барышында һәр катнашучы шәхси сыйфатлары һәм сатып алынган социаль тәҗрибәне исәпкә алып үз стратегиясен мөстәкыйль сайлый.

Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 29нчы гыйнварда  волонтер Диләрә һәм тәрбиячеләр В.Зарипова, И.Степанова  КАМАЗның 50 еллыгына багышланган чара уздырды.

“Актив ата-ана мәктәбе” циклы кысаларында Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы һәм социаль педагогы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең ата-аналары өчен “Минем гаиләм” төркемле шөгылен уздырды.

Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге педагоглары С.Сергиенко,  А.Уламасова социаль-педагогик юнәлештәге өстәмә белем бирү педагоглары өчен III республика конференциясендә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International