КАМАЗның 50 еллыгына багышланган чара

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 29нчы гыйнварда  волонтер Диләрә һәм тәрбиячеләр В.Зарипова, И.Степанова  КАМАЗның 50 еллыгына багышланган чара уздырды.

Балаларга КАМАЗ заводы эшчәнлеге, заводта эшчеләрнең хезмәте турында сөйләделәр, шәһәр турында күзаллауларны киңәйттеләр. Чара ахырында реаблитантларга футболкаларны ирекле язу техникасы ярдәмендә КАМАЗ рәсемнәре белән бизәргә тәкъдим иттеләр.  Барча балалар да үз эшләре белән канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International