ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2019 ел
сишәмбе

10 февраль көнне Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йортында "Добро Даром" хәйрия фонды волонтерлары булып китте.

Спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максаты белән илебездә ел саен "Россия чаңгы юлы" дигән массакүләм чара үткәрелә.


11
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Менделеев муниципаль районында "Өмет яры" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү комплекснлы үзәгенең социаль хезмәткәрләре белән өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган "Татар халкының мәдәнияте һәм көнкүреше" темасына әңгәмә-фикер алышу уздырдылар.

 

Питрәч муниципаль районының "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиум утырышы узды.

8 нче февральдә мәшгульлек  үзәгендә Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты вәкилләре: район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов һәм район Башкарма комитетының икътисад һәм сәнәгать бүлеге җитәкчесе Альбина Лузина катнашында 2018 ел нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар турында отчет җыелышы узды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын саклауны үз вакытында һәм тулы хезмәт хакы белән тәэмин итү эшен дәвам итә.

Законнарны төгәл үтәү һәм хокук бозуларны булдырмау, шулай ук башка затларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозмау - теләсә кайсы, шул исәптән балигъ булмаган гражданның төп бурычы.

2019 елның 8 февраленә Татарстанда беренче бала тапкан 170 яшь ана һәм өченче баласы туган 38 хатын-кыз яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.

Шушы көннәрдә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында "Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе" технологиясен тормышка ашыру кысаларында чираттагы дәрестә терроризм һәм экстремизм идеологиясенә каршы көрәш буенча белемнәрен яңартты һәм терроризм акты белән янау килеп туган очракта гамәлләр күнекмәләрен үзләштерделәр.

Ял көннәрендә Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге белгечләре бөтен республика халкы белән чаңгыга басты. “Татарстанның чаңгы юллары” республика ярышында алар гаиләләре белән катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International