Ял көннәрендә Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге белгечләре бөтен республика халкы белән чаңгыга басты. “Татарстанның чаңгы юллары” республика ярышында алар гаиләләре белән катнашты.
Зәй районында спорт чарасы берничә урында узды: шәһәрдә өч ноктада һәм барлык авыл җирлекләрендә. Тулаем ярышта 5 меңнән артык зәйле катнашты.
Мәшгульлек үзәгенең финанс-бухгалтерия исәбе һәм социаль түләүләр бүлеге әйдәп баручы белгечле Антонина Бесшапкина гаиләсе өчен чаңгы актив ял итү рәвеше генә түгел. Аның сүзләренчә, чаңгыда шуу ярдәмендә аларның гаиләләрендә салкын тиюнең нәрсә икәнен белмиләр. Ярышта ул ире белән катнашты.
Финишта катнашучыларга Зәй районы Башкарма комитетының Физик культура, спорт һәм туризм буенча идарәсе грамоталары тапшырдылар. Спорт бәйрәмендә катнашучылар өчен шулай ук кайнар чәй, ботка һәм күңел ачу программасы әзерләнгән иде.
9 нчы февраль көнне бердәм һәм бергә “Чаңгы юлы-2019 “ исемле ярыш уздырылды. Чаңгы ярышында олысы,кечесе,яше бик теләп катнаштылар. Әгерҗе районы балалар һәм яшүсмерләр социаль “Ласка” приютында тәрбияләнүче балалар һәм хезмәткәрләр дә бу ярышта бик актив катнаштылар. Балалар да һәм өлкәннәр дә чаңгы ярышында иң яхшы нәтиҗәләргә генә ирештеләр. 1,2, 3 нче урыннар яуладылар ,һәм алар мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.Чаңгы ярышында 500 ләп кеше катнашты.
Чаңгы спорты белән шөгыльләнү йөрәк-кан тамырлары системасын, мускулларның эшчәнлеген генә ныгытып калмый, ә саф һавада физик активлык хисабына сәламәтлекләрен һәм иммунитетларын ныгыта. Шуңа күрә чаңгы шуу һәрбер яшьтә дә файдалы.
16 февраль көнне Мамадыш шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен чаңгы буенча республика ярышлары булачак. Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында бу ярышларга хәзерлек бара. Һәр атнада Мамадыш шәһәренә чаңгы базасына баралар. Анда тренер В.Имамова җитәкчелегендә шөгыльләнәләр. Базада чаңгы шуу өчен бөтен уңайлыклар да булдырылган. “Актив шөгыльләнгәннән соң үзеңне арган һәм бәхетле итеп тоясың”, - диләр чаңгыда шөгыльләнүчеләр.