Питрәч муниципаль районының "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиум утырышы узды.
Бу чарада Биектау районы консилиум әгъзалары һәм приют белгечләре катнашты. Утырышта Биектау районында гомер итеп, балалары “Шатлык” приютында реабилитация узучы 3 гаилә тикшерелде. Утырышта гаилә белән эшләү нәтиҗәсе тикшерелде, яшүсмерләрне тәрбияләү эшчәнлеге буенча мәсьәлә күтәрелде, әти-әниләргә киңәшләр бирелде.